Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Интернетта балалар» күргәзмәсе ачылды. Башлангыч сыйныф балалары өчен махсус булдырылган күргәзмә уен аша балаларга һәм аларның әти-әниләренә Интернетта үз-үзләрен дөрес тоту турында сөйләячәк.
«Интернет – белем бирү, иҗат, аралашу өчен бик мөһим мәйданчык. Аеруча балалар һәм яшүсмерләр өчен. Ул инде күптән безнең көндәлек тормышка керде. Ләкин уңай яклары белән беррәттән, Интернетның тискәре, зыянлы ягы да бар. Шуңа күрә без кечкенә кулланучыларга Интернетны файдага кулланырга өйрәтергә тиешбез. Өстәвенә, бу күргәзмәдә балаларга бик кызык һәм күңелле булыр дип уйлыйбыз», - дип саный «Казан Кремле» музей-тыюлыгының җитәкчесе Зилә Вәлиева.
«Интернетта балалар» күргәзмәсе дүшәмбедән кала һәр көнне эшли. Керү бушлай. Күргәзмә буенча экскурсияләргә һәм Интернетта куркынычсызлык дәресләренә килү өчен 8 (917) 905-68-01 телефонына шалтыратып алдан язылу мәҗбүри.