Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев Кече Елга авылында экология фәне буенча ачык дәрес үткәрде. Әлеге чара “Экология дәресе” республикакүләм акция кысаларында узды. Акция Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы ачылуга багышлап оештырылган.
Дәрес башланыр алдыннан кунаклар мәктәпнең казанышлары тәкъдим ителгән күргәзмә белән танышты.
Укучылар әкият геройлары ролендә чыгыш ясап, экология турында уен формасында сөйләде.
Татарстан мәдәният министры укучыларның дәресен уңай бәяләде һәм аларны табигатькә игътибарлы булырга, аны сакларга чакырды. Аның сүзләренчә, республикада 36 меңнән артык су объекты бар, шулай ук урманнарга да бай. Айрат Сибагатуллин әлеге байлыкларны сакларга кирәклеген искәртте. “Сез бу миссияне уңышлы үтәрсез дип ышанам”, - диде ул.