13 һәм 14 март көннәрендә “Мир” кинотеатрында Һинд киносы көннәре уза. Чара Һиндстан белән Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр җайга салынуның 70 еллыгы уңаеннан оештырылган Татарстан Республикасында Һинд мәдәнияте көне кысаларында үткәрелә.
13 март көнне казанлылар режиссер Анураг Басуның “Барфи!” (2012 ел) картинасын карый ала. Ә 14 март көнне режиссер Нишикант Каматның “Видимость” (2015) картинасы күрсәтелә.
Сеанс 20.00дә башлана. Керү ирекле.