Татарстан Дәүләт камера хоры яз, мәхәббәт һәм бәхеткә багышланган концертка чакыра

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Иртәгә  С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хорының “Йөз сәгать бәхет” концерты була. «Хоровой crossover» циклын тәмамлаучы программада совет һәм чит ил композиторлары әсәрләре, халык җырлары һәм кинофильмнардан саунтреклар тәкъдим ителәчәк. Алар барысы да бәхет һәм мәхәббәт темасын берләштерә.

Концерт програмасында Имре Кальманның “Сильва” опереттасыннан ария, Александра Пахмутованың “Зачарованная даль”, Дмитрий Кабалевскийның “Серенада Дон Кихота”, “Мулен Руж” кинофильмына сундтреклардан попурри, Константин Меладзеның “Как ты красива сегодня”, “Озата барма” һәм “Сорнай моңы”, шулай ук Элвис Пресли, Алла Пугачева, 70нче еллар вокал-инструменталь ансамбльләре репертуарыннан җырлар тәкъдим ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International