4 март көнне В.И.Качалов исемендәге Казан академик рус Зур драма театры һәм “Идель” журналы уртак театраль-әдәби проект тәкъдим итә.
Театрның Кече сәхнәсендә “Кышкы трамвай” дигән шигъри кичә узачак. Анда театр артистлары Казан шагыйрьләрнең әсәрләрен укыячак. Бу проект шигърият һәм театр сәнгате кушылу тәҗрибәсе булып тора. Шигырьләрне ТРның атказанган артисты Елена Ряшина, Марат Голубев, Эльза Фардеева, артистлар Илья Петров, Алексей Захаров, Алена Козлова, Александр Малинин, Виктор Шестаков, Павел Лазарев һәм башкалар укый.
“Кышкы трамвай” Качалов театрының коммерцияле булмаган проектларын дәвам итә. Алдагылары кебек үк, шигъри кичәгә керү ирекле, тик 292 54 81, 292 54 30, 8 987 410 43 26 телефоннарына шалтыратып, алдан язылырга гына кирәк.