Киров шәһәрендә “Очыш ноктасы-2016” Бөтенроссия иҗат фестивале тәмамланды. Чаллының “Татарстан” ансамбле “Халык биюе” номинациясендә Гран-прига лаек дип табылды.
Фестивальдә Киров, Түбән Новгород, Пермь, Екатеринбург, Вологда, Печора, Чаллы, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән 30дан артык коллектив катнашты. Аларның чыгышларын эстрада, халык, балалар, стильләштерелгән заманча халык, классик һәм клуб биюләре номинацияләрендә бәяләнде.