3 март көнне М. Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында 18.00 сәгатьтә музыкаль- шигъри чара оештырыла.
Чарада шагыйрәнең биографик хикәяләрен үз эченә алган «Секретики» әсәреннән өзекләр һәм шигырьләрен ишетергә мөмкин булачак.
«Sforzando» яшьләр симфоник оркестры музыкантлары чыгышы белән үрелеп барган кичәгә һәркем килә ала. Оркестрның сәнгать җитәкчесе – Данияр Соколов. Музыкаль-әдәби кичәнең режиссеры - Регина Саттарова. Чарада яшь артист Айгөл Әхмәтова да катнаша.