Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне. Аңа 60 яшь тулды. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ведомство исеменнән Рөстәм Миңнехановны күркәм юбилее белән тәбрик итте.

“Сезне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, барлык сәнгать әһелләре һәм шәхсән үз исемемнән күркәм юбилеегыз белән кайнар котлыйм!

Сез халык ихтирамын тирән яулаган, ышанычлы сәясәт алып баручы гадел җитәкче. Социаль тормышның бихисап проблемаларын хәл итү, милли-мәдәни һәм тарихи мирасны яңадан торгызу һәм саклап калу, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, заманча технологияләргә таянып, республикабызны инновацион биеклеккә күтәреп, бар дөньяга таныту – Сезнең киң колачлы эшчәнлек нәтиҗәсе.

Сез – бар  өлкәдә  дә уйлап эш итүче белгеч, Россия төбәкләре җитәкчеләре арасында көчле лидер. Зирәк уй-фикерләрегез, фидакарь хезмәтегез, спортта ирешкән казанышларыгыз безнең һәммәбезгә үрнәк булып тора һәм чиксез сокландыра.

Мәдәният өлкәсенә күрсәткән зур игътибарыгыз өчен Сезгә олы  рәхмәтемне җиткерәм.

Сезгә һәм гаиләгезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле тормыш, көтелмәгән куанычлар һәм уңышлар телим!”, - диелгән министрның котлавында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International