М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры - Нидерландта

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Бүген Нидерладның Эммен шәһәрендә “Мадам Баттерфляй” операсы белән М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры опера труппасының гастроль туры ачыла. Гастрольләр 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге вакыт аралыгында труппа “Мадам Беттерфляй” операсыннан тыш, чит ил тамашачыларыа концерт программасын да тәкъдим итәчәк. Казан театры артистлары турне вакытында Нидерладның Роттердам, Амстердам, Гаага, Альмер, Гауда шәһәрләрендә 24 спектакль һәм 5 Гала-концерт куячак.

Гастрольләрдә опера төркеме, театрның хоры һәм оркестры, шулай ук техник һәм административ төркемнәр кат7наша. Апектакльләрдә төп партияләрне: Чио-Чио-сан - Гөлнора Гатина (М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры), Лилия Гревцова (Украинаның Т.Шевченко исемендәге Милли операсы), Пинкертон - Ахмед Агади (Мария театры), Антон Иванов (Мәскәү), Сузуки - Дарья Рябинко (Красноярск дәүләт опера һәм балет театры), Шарплес - Юрий Ившин, Бонза, Комиссар, Ямадори - Айдар Нургаянов, Горо - Юрий Петров, Кэт - Светлана Смирнова (М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры) башкара.

“Мадам Баттерфляй” операсын театр сәхнәсендә 2009 елда режиссер Михаил Панджавидзе куйган булган. Спектакльнең рәссамы – Игорь Гриневич.

М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры 20 елдан артык Европа илләренә халыкара гастрольләр кыла. Театр труппасы Голландия, Германия, Австрия, Швейцария, Бельгия, Дания, Франция, Норвегия шәһәрләрендә чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International