Бу минутларда ТР Фәннәр академиясенең Археология институтында II “Археологик мирас объектларын саклауны оештыруның актуаль проблемалары” дигән ел саен уздырылучы төбәкара фәнни-гамәли семинар бара.
Семинарны Татарстан Мәдәният министрлыгы белән ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты РФ Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе һәм Самара өлкәсе мәдәни мирас объектларын дәүләти саклау идарәсе белән берлектә оештырган.
Чарада мәдәни мирас объектларын дәүләти саклау, файдалану, популярлаштыру өлкәсендә вәкаләтле дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, Мәскәү, Казан, Уфа, Йошкар-Ола, Ижевск, Пермь, Самара, Саратов, Ульяновскидан килгәч белгеч-археологлар катнаша.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова “Археологик мирас объектларын саклауны оештыруның актуаль проблемалары” дигән доклад белән чыгыш ясады.