1 март көнне 14.00дә “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә Бакый Урманчының тууына 120 ел тулуга багышланган чара була. Бәйрәмдә шагыйрь, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис, Бакый Урманчы музей-йорты (Буа туган якны өйрәнү музее филиалы) директоры, Буа районының Күл Черкене гомум урта белем бирү мәктәбе укучылары катнашачак.
Февраль азагында “Хәзинә” Милли сәнгать галереясенең өченче катында Бакый Урманчының яңартылган күргәзмәсе ачылды. Әлеге вакыйганың иң әһәмиятле мизгеле Мәскәүнең Дәүләт фәнни-тикшеренү реставрация институтында реставрацияләнгән “Виноград җыю” картинасы экспозициягә әйләнеп кайту булган.
Бакый Урманче – татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты.