«Россия дизайны атнасы» халыкара конкурсына гаризалар кабул ителә

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

20-16 мартта Мәскәүдә II “Россия дизайны атнасы” Халыкара заманча дизайн күргәзмә-конкурсы узачак. Анда профессиональ аудитория, төрле дизайн учреждениеләре студентлары һәм укытучылары өчен үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге биреләчәк. Russian Design Weekны Бөтендөнья Сәнгать Фонды оештырган. Аның кысаларында, график дизайн, костюм дизайны, сәнәгый дизайн, интерьер дизайны, мохит дизайны халыкара конкурслары үтәчәк. Тагын күргәзмә, остаз дәресләре һәм лекторияләр уздыру да каралган.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны http://www.designweek.ru сайтында табарга мөмкин. Бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән документлар 10 мартка кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International