IV «Сандугач-Соловей» Халыкара вокаль музыка конкурсына гаризалар кабул ителә

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

1-3 мартта Казан дәүләт мәдәният институтында IV  «Сандугач-Соловей» Халыкара вокаль музыка конкурсы узачак. Әлеге фестивальне РФ һәм ТРның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Винера Ганеева оештыра.

Бәйгене РФ Мәдәният министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Президенты карамагындагы Мәдәнияткә ярдәм фонды, Казан дәүләт мәдәният институты гамәлгә куйган.

Бәйге Россиянең күпмилләтле халкы мәдәниятләрен, татар милләте мәдәнияте мирасын саклап калу, үстерү һәм берләштерү,  сәләтле һәм перспективалы яшьләрне барлау һәм ярдәм итү, коллектив, җитәкчеләр һәм педагоглар арасында тәҗрибә алмашу, милләтара дуслык, иҗади хезмәттәшлекны ныгыту максатында үткәрелә.

Конкурста Россия һәм чит илләрнең гомум белем бирү учреждиеләрендә, өстәмә белем бирү йортларында белем алучылар, үзешчән иҗат коллективларында катнашучылар, урта-махсус һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала.

Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны 28 февральгә кадәр тапшырырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International