Казанда хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәйсез бәяләү турында сөйләштеләр

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында мәдәният, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә эшләүче оешмалар күрсәткән хезмәтнең сыйфатын бәйсез бәяләү мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе үтте.

Чарада Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы оешмалар күрсәткән хезмәтнең сыйфатын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет рәисе Рәисә Сафиуллина катнашты.

Гүзәл Шәрипова Иҗтимагый совет эшчәнлеге, мәдәният өлкәсендәге оешмалар күрсәткән хезмәтләрнең сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрү турында сөйләде. Шулай ук 2016 елда әлеге өлкәдә башкарылган эшләр турында хәбәр итеп, 2017 елга планнар турында әйтеп узды.

Аның сүзләренчә, 2015 елда тугыз дәүләт мәдәният учреждениесенә бәйсез бәяләү үткәрелгән. “2016 елда шундый 24 учреждение һәм 104 муниципаль мәдәният оешмасы тикшерелде, - диде ул. – Министрлык карамагындагы Иҗтимагый совет бәйсез бәяләү өчен төбәк критерийларын кертте, алар халыкка хезмәт күрсәтү һәм мәдәният учреждениеләрендә куркынычсызлык тәэмин итүгә кагыла”.

Министр урынбасары аңлатып узганча, былтыр төп кисәтүләр “мәдәният оешмаларының ачыклыгына һәм халыкка мәгълүмат бирү алымнарына” бәйле булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International