23 февральдә Татарстан Милли музеена килүчеләрне үзенчәлекле программа көтә

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

23 февраль, Ватанны саклаучылар көнендә, Татарстан Милли музеена килүчеләрне үзенчәлекле программа көтә. Биредә үзеңне хәрби өлкәдә сынарга, шулай ук концерт карарга да мөмкин булачак.

«Витязь» хәрби-патриотик клубы сугышчыларга багышланган программасын тәкъдим итә. Музей буйлап сәяхәт иткәндә кунаклар тарихның төрле чорында ир-атларның ни белән шөгыльләнүен, шул чор коралларын күрә ала. Шулай ук уктан атып карарга була, автоматны сүтеп җыю мөмкинлеге дә бирелә.

Музейның икенче катында музыкаль чараны «Шундый һөнәр бар» иҗади проекты ачып җибәрәчәк. Анда катнашучыларга тере музыкага хәрби җырлар башкару мөмкинлеге бирелә. Кичәнең “Тәэсирле моңнар” тематик программасы XVIII гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр булган солдатларның күмәк җырлары тарихын сөйләяәчәк.

Бәйрәм чарасы 12.00 дән16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International