Кичә Казанда Нәкый Исәнбәтнең “Һиҗрәт” пьесасы буенча куелган “Качаклар” спектакле белән Әлмәт театрының гастрольләре башланып китте.
Спектакль башланыр алдыннан Г.Камал театры гастрольгә килгән артистларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева үзләренең сигез премьера алып килүләрен әйтте.
Исегезгә төшерәбез: 19 февральдән 22 сенә кадәр Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Әлмәт татар дәүләт драма театры гастрольләре уза. Гастроль афишасына театрның 7 спектакле һәм концерт-тамаша кергән.