«Мир» кинотеатрында «Шкодники» кинопроектының яңа чыгарылышы күрсәтелде

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Кичә “Мир” кинотеатрында «ДжуниорЛайф» студиясенең “Шкодники” балалар киножурналының яңа чыгарылышы тәкъдим ителде. Чара “Татаркино” ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе ярдәмендә узды. Күптән түгел әлеге кинопроект Каннда үткән «DREAM FILM FESTIVAL»дә югары бәяләнеп, диплом алып кайткан иде.

Иҗади презентациядә Радмила Сәхәбетдинова, Самира Касыймова, Олеся һәм Анастасия Машейко башкаруында 3 вокал номер яңгарады, яңа кино проектында төп рольне башкаручы билгеләнде, шулай ук альманах күрсәтелде.

Бүгенге көндә студия 50 дән артык бүләк һәм диплом иясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International