18 февраль көнне “Россия чаңгы юллары” массакүләм чаңгы ярышлары үтте. Быел Казанда үткән узышка 20 меңнән артык кеше чыкты. Бөтенроссия чаңгы ярышларында катнашучыларны Татарстан башкаласында өч мәйданда кабул иттеләр: Горки-Әмәт урман паркында, Казансу тугаенда (Гаврилов урамы буенча) һәм Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионында.
Татарстан Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре “Локомотив” стадионында узган “Россия чаңгы юллары - 2017” Бөтенроссия ярышында катнашты. Команданы министр урынбасары Светлана Персова җитәкләде. Алар призлы урыннарга лаек булмаса да, трассаны лаеклы узды. Яхшы кәеф, уңай кичерешләр алып кайтты.