В.И.Качалов исемендәге рус Зур драма театры спектакльнең юбилеен бәйрәм итә. Бүген "Трехгрошовая опера"ны 200нче тапкыр уйныйлар.
Бертольт Брехтның дөнья драматургиясе өчен әһәмиятле саналган әлеге пьессасы театр сәхнәсендә 2000 елдан бирле куела. Александр Славутский сәхнәләштергән спектакль 17 ел эчендә Казанда гына түгел, Франция, Болгария, Македония, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Түбән Новгород, Краснодар, Сочи, Уфа, Чиләбе, Ярославль, Ростов-Донда узган гастрольләр һәм фестивальләр вакытында да зур популярлык казанган.