Казанда яңа коллектив - Зур тынлы оркестр тәкъдим ителә

2017 елның 17 феврале, җомга

20 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Зур тынлы оркестрның яңа коллективы тәкъдим ителәчәк. Ватанны саклаучылар көненә багышланган программада П. Чайковский, Т. Альбинони, Р. Вагнер, Д. Шостакович, И. Дунаевский, Ф. Яруллин, Р. Яхин, А. Бестыбаев һәм  В. Халилов әсәрләре яңгыраячак.

Бу кичтә оркестр белән баш дирижер Евгений Афанасьев, Татарстанның халык артистлары Ян Орехов һәм Владимир Ионов, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Ферулев чыгыш ясаячак. Оркестрның составына консерватория студентлары да, шулай ук тәҗрибәле профессиональ музыкантлар да керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International