Казанда Мстислав Ростропович исемендәге фестиваль ачылды

2017 елның 17 феврале, җомга

Бүген Казанда Мстислав Ростропович исемендәге Бөтенроссия яшь виолончелистлар фестивале ачылды. Ул балаларны һәм яшүсмерләрне дөнья музыка сәнгате белән таныштыру, аеруча сәләтле һәм перспективалы башкаручыларны ачыклау максатында үткәрелә. Фестивальне Татарстан Мәдәният министрлыгы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Республика мәдәният һәм сәнгать уку йортлары методик үзәге гамәлгә куйган. Проектның авторы – Татарстанның халык артисткасы Л.Маслова.

Фестивальдә балалар музыка мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе карамагындагы урта махсус белем бирү мәктәпләре һәм музыка көллиятләре студентлары катнаша ала. Алар иҗатын виолончель соло, ансамбльләр (дуэт, трио, квартет) номинациясендә бәяләү ниятләнә.

Быелгы фестивальдә Казан, Мәскәү, Волжск, Чаллы, Зәй, Әлмәт, Алабуга һәм башка шәһәрләрдән 100ләп укучы катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International