Столбище бистәсендә урнашкан “ИНВЭНТ” технополисы базасында Лаеш районы Советының хисап сессиясе узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан алар Столбище авыл җирлеге территориясендә урнашкан предприятиеләр җитештергән продукция күргәзмәсен карады, аннары “ИНВЭНТ” компанияләр төркеменә керүче “Таткабель” завод эше белән танышты.
2016 елдагы эшчәнлеккә хисап һәм 2017 елга бурычлар турындагы доклад белән район башлыгы Михаил Афанасьев чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, узган ел әһәмиятле сәяси һәм социаль-мәдәни вакыйгаларга бай булган. Ул алар арасына Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, районның Егорьево авылына Мәскәү һәм Бөтен Россия патриархы Кирилл килүне, аның катнашында бөек шагыйрь Гавриил Державинга һәйкәл ачуны атап узды.
Альберт Кәримов Лаеш районы эшчәнлеген уңай бәяләде. Соңыннан Альберт Кәримов, Айрат Сибагатуллин һәм Михаил Афанасьев районның алдынгы хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды.