20-23 мартта Мәскәүдә II “Традицияләрне яңартып” Бөтенроссия тынлы һәм бәрмә уен коралларында уйнаучылар конкурсы узачак. Сәләтле балаларны барлау һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен өстәмә шартлар булдыру максатында оештырылган бәйгене РФ Мәдәният министрлыгы, Мәскәү дәүләт мәдәният институты, “Яңа буын” Балалар һәм яшүсмерләр иҗатына ярдәм фонды гамәлгә куйган.
Иҗади бәйгедә 8дән 14 яшькәчә балалар катнаша ала. Аларның чыгышларын агач тынлы уен кораллары, бакыр тынлы уен кораллары, бәрмә уен кораллары номинацияләре буенча бәяләячәкләр.
Жюри составына әйдәп баручы профессиональ белем бирү учреждениеләре укытучылары кергән. Конкурс кысаларында танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләре остаз дәресләре үткәрәчәк. Тулырак мәгълүматны “Яңа буын” Балалар һәм яшүсмерләр иҗатына ярдәм фондының www.npufa.ru рәсми сайтында табарга була.