Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында “Яшьлегем – үзем белән” дигән әдәби-музыкаль кичә була. Ул танылган язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйльмановка 60 яшь тулуга багышлана.
Чарада язучының хезмәттәшләре, укытучылары, укучылары, якыннары, якташлары, шулай ук аның әнисе дә катнашачак. Аны котларга килүчеләр арасында Зөһрә Сәхәбиева, Мирсәет Сөнгатуллин, Айдар Габдинов, Нурзәдә, Радик Динәхмәтов, Азамат Гыйльманов һәм башка артистлар да булачак.
Кичәне Луара Шакирҗанова белән юбиляр үзе алып бара.