Татарстан артистлары Яшел Үзәннең психоневрологик интернатында һәм Казанның Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписында чыгыш ясады. Ике концерт та Татарстан Мәдәният министрлыгы иҗат коллективлары белән берлектә гамәлгә ашыра торган “Йөрәктән - йөрәккә” хәйрия акциясе кысаларында узды.
Яшел Үзән психоневрологик интернатына «Crystal» шоу-балеты, Алмаз Әхмәтҗанов (аккордеон), Әмир Әхмәдишин (вокал), Владимир Голяндин (фокусчы) барды. Артистлар көчле алкышлар һәм елмаюлардан тыш, Рәхмәт хатларын да лаек булды.
Ә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казандагы Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписында чыгыш ясады. К.Тинчурин театры артистлары исә башкаланың “Дуслык” социаль-тернәкләндерү үзәгендә булды. Актерлар балаларга татлы бүләкләр һәм киемнәр тапшырды.
Киләсе хәйрия концерты Казан психоневрологик интернатында узачак.