Татарстан укучылары ТАССРның 100 еллыгына багышланган мультфильм төшерә

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Республикада “Татарстан гасыры” белем бирү проекты башланды. Әлеге башлангыч белән “Татармульфильм” берләшмәсе чыккан. Проект ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татарстан укучылары катнашында 26 минутлык мульфильм төшерүне күздә тота һәм ТР Президентының “Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулугы бәйрәм итү турында”гы Указы кысаларында һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында республика мәктәпләрендә танылган рәссам-мультипликаторлар белән дәресләр үткәрү ниятләнгән. Авторлар фикере буенча, 1-8нче сыйныф укучылары үз районнары гербларын, туган якларының истәлекле урыннарын ясарга,  шулай ук “Герб – безнең районның символы” темасына шигырьләр язарга тиеш. Республиканың һәр муниципаль районыннан килгән 12 рәсем “Татарстан гасыры” мультфильмының  нигезе итеп алыначак. Һәр район мульфильмда 30 секундлы фрагмент белән тәкъдим ителәчәк.

Күчмә очрашулар вакытында 45әр минутлы өч дәрес үткәреләчәк. Алар ватанпәрвәрлек һәм дәүләтчелек дәресләре, анимация теориясе буенча лекцияләр, мультфильм төшерү буенча гамәли дәресләр булачак.

Ике ай дәвамында аниматорлар республика районнарында булачак. Проектта Татарстаннның 26,5 мең укучысы катнашачак.

1 сентябрьгә мультфильм татар, рус һәм инглиз телләрендә чыгачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International