Кичә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” Икенче татар академик музыкасы фестивале ачылды. Аны Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфоник оркестры ачты. Фестивальнең беренче кичендә Нәҗип Җиһановның “Кырлай” симфоник поэмасы һәм “Симфоник җырлар” сюитасы яңгырады.
Фестиваль 2015 елда ТР Дәүләт симфоник оркестрының җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский тарафыннан оештырылган. Өч концерт программасында төрле буын татар композиторлары әсәрләре тупланган, алар Татарстан композиторлар мәктәбе тарихын чагылдыра.
Татар музыка классикасын яңача башкару милли академик музыканы популярлаштыруга багышланган. Фестивальнең арт-директоры – музыка белгече, фәнни һәм иҗади проектлар җитәкчесе, музыка тәнкыйтьчесе, педагог, сәнгать белеме докторы, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вадим Дулат-Алеев.
18 февральдә узачак концертта Салих Сәйдәшевның “Кызыл Армия маршы”, Александр Ключаревның “Идел симфониясе, Мансур Мозаффаровның Оркестр белән скрипка өчен концерт һәм Александр Миргородскийның “Салих Сәйдәшев җырлары темасына увертюра-фантазия” яңгыраячак. Солистка – Елена Рольбина. Дирижер – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Рөстәм Әбәзов.
22 февраль көнне тамашачылар Луиза Хәйретдиновагың “Яшьләр увертюрасы”, Мирсәет Яруллинның “Балалар сюитасы”, Ренат Еникиевның “Симфоник оркестр өчен рапсодия”, Рәшит Кәлимуллинның Оркестр белән виолончель өчен концерт, Мәсгүдә Шәмсетдинованың “Дала” симфоник дастанын һәм Резеда Әхиярованың “Алтын Урда” балетыннан “Сугыш”ын ишетә алачак. Солист – Александр Дульнев. Дирижер - Айрат Ишморатов (Канада).