Екатеринбургта IV "Кинохакатон-2017" Россия кино һәм креатив икътисад форумы тәмамланды. Анда Казанның «FILMFAY» анимация студиясе директоры Даниил Фәйзрахманов “Казан мәчесе” проектын яклап чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, мультфильм “Анимация” номинациясендә җиңү яулады.
“Казан мәчесе” – Россиядә 18нче гасырлар уртасындагы чын вакыйгаларга нигезләнгән тарих. Ул чакта патшабикә Елизавета Петровна указы буенча 30 Казан мәчесе Санкт-Петербургның Кышкы сараена “күсе тотар өчен” китерелә.
Хәзерге вакытта “Карусель” телеканалы һәм “СТВ” кинокомпаниясе мультфильмны төшерү белән кызыксына. Җитештерүчеләр белән сөйләшүләр бара.
«FILMFAY» анимация студиясе Казанда 2011 елдан бирле эшли. Алар пластилинлы анимация һәм сыйфатлы 2D анимацияләрдә махсуслашкан. Аларның исәбендә 50лән артык төрле мультфильм бар.
Быел “Кинохакатон”га Россия, Әрмәнстан, Белоруссия, Украина, Эстония һәм АКШның 40тан артык гариза алынган.