Бүген Халыклар дуслыгы йортында Татарстан халыклары ассамблеясы Советы утырышы узды. Анда милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар, Татарстан халыклары дуслыгы йорты һәм Ассамблея Башкарма комитетының 2016 елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, 2017 елга бурычлар билгеләнде. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклар ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Чарада Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
“Безнең республикада милләтара климат йомшара төште”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Халыклар ассамблеясе эшенең узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясап. Ул шулай ук республиканың төп сәяси һәм этномәдәни вакыйгалары турында да кыскача сөйләп узды. Шулай ук Татарстан халыкларының икенче съездын үткәргәнгә 10 елга якын вакыт узганын да искәртеп үтте. Аның сүзләренчә, әлеге вакыт аралыгында республикада этносәяси процесслар җитди һәм уңай үзгәрешләр кичергән. Тышкы һәм эчке сәяси взгыять үзгәргән. Ул әлеге яңалыкларны истә тотып, республика халыкларының чираттагы съездын үткәрү зарурлыгы туганны да билгеләп үтте.
Республика Президенты Указы нигезендә, Татарстан халыклары съезды 2017 елның апрель аенда узачак. Хәзерге вакытта аның Оештыру комитеты төзелгән, аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.
Утырышта Башкарма комитет җитәкчесе Николай Владимиров Ассамблея һәм милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларның оештыру-административ эшчәнлеге хакында сөйләде. Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов оешманың узган елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясап, 2017 елга куелган бурычлар белән таныштырды. Ассамблеяның яшьләр бүлеге җитәкчесе Тимур Кадыйров шулай ук республикада яшәүче төрле милләттән булган яшьләр катнашында уздырылган чаралар, тормышка ашырылган проектлар хакында бәян итте.
Моннан тыш, “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” директоры Маринэ Хухунашвили, Чаллыдагы “Родник” Халыклар дуслыгы йорты директоры Ландыш Ишалина да үз оешмаларының эше белән таныштырып узды.