17-19 февральдә И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә IV “Аккордеон феериясе” Баянда һәм аккордеонда уйнаучылар халыкара конкурс-фестивале уза. Фестивальнең авторы һәм сәнгать җитәкчесе халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе укытучысы Антон Попов. Чараның максаты – яшьләрне халык уен кораллары, иң беренче чиратта баянда һәм аккордеонда уйнарга җәлеп итү.
Фестиваль кысаларында концертлар, мастер-класслар, конференцияләр үткәрелә, яңа музыкаль әсәрләр тәкъдим ителә. Ел саен конкурста катнашучылар саны да арта гына бара. Быел Россиянең Мәскәү, Санкт – Петербург, Саратов, Орск, Дзержинск, Пермь, Төмән, Киров, Түбән Новгород, Уфа, Ижевск, Чабаксар, Йошкар-Ола шәһәрләреннән яшь музыкантлар килер дип көтелә.
“Аккордеон феериясе” 17 февраль көнне 18 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында ачыла.
Искәртеп узабыз: “Аккордеон феериясе” Баянда һәм аккордеонда уйнаучылар халыкара конкурс-фестивале беренче тапкыр 2011 елда оештырылган иде.