Бүген Федор Шаляпин тууга 144 ел тулуга багышланган тантаналар кысаларында, Горький исемендәге әдәби-мемориаль музейда җырчы исемендәге стипендия тапшырылды. Аңа Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе вокал бүлегенең 2 курс студенты Дмитрий Босов лаек дип табылды. Аңа бүләкне Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова тапшырды.
Алдагы елларда әлеге стипендияне Зур театр солисты Михаил Казаков, “Геликон-Опера” театры солисты Алексей Тихомиров, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры һәм Татар дәүләт филармониясе солисты Владимир Васильев алган иде. Әлеге стипендияне Федор Шаляпин үзе гамәлгә куйган булган. Соңрак М.Горький исемендәге музей да җырчы исемендәге премияне бирүне гадәткә керткән.