4-6 апрель көннәрендә Казанда III “Кино вакыты” Бөтенроссия форумы узачак. Ул төбәк кинематографистларына ярдәм итү йөзеннән оештырыла. Форум кысаларында өч секция узачак: “Кино проектлары питчингы” (Россия төбәкләре), “Киносценарийлар конкурсы” (Татарстан Республикасы) һәм “Киножурналистика” (Казан).
Элек Казан халыкара мөселман киносы кысаларында узган “Кино вакыты” форумы, 2017 елдан башлап елга ике тапкыр – яз һәм көз көне узачак. Язгы форум Татарстан Мәдәният министрлыгы, РФ Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге һәм ТР “Татаркино” ДБУК ярдәмендә узачак.
РФ Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәгенең башкаручы директоры, РФ Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге Идарә рәистәше Филипп Абрютин, Свердловск киностудиясе генераль директоры Михаил Чурбанов “Кинопроектлар питчингы” сайлап алу комиссиясендә спикерлар һәм сайлап алу комиссиясе әгъзалары булачак.
Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган “Киносценарийлар конкурсы” сценарийлар язганда, питчингка һәм конкурсларга әзерләгән вакытта гамәли күнекмәләр алу, шулай ук кино төшерү процессына талантлы сценаристларны туплау максатында үткәрелә.
Сценарийлар конкурсының сайлап алу комиссиясенә ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, “Инновацияләр” студиясе продюсеры Марина Галицкая, сценарист, режиссер Юсуп Разыйков, сценарист, язучы Илья Рубинштейн, сценарист Денис Осокин керә. Шулай ук спикерлар мастер-класслар да үткәрәчәк.
“Киножурналистика” программасы Казан кино журналистикасын үстерүгә йөз тота. Мастер-классларны Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе, FIPRESCI әгъзасы Евгений Майзель, “Россия” телеканалы кино күзәтүчесе Вероника Скурихина һәм РФ Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге матбугат сәркатибе Наталья Егорова үткәрәчәк.
Форумда катнашу өчен PRtatar-cinema@yandex.ru электрон почтасы буенча теркәлергә кирәк.