Казанда язучы Аркадий Мельников белән хушлаштылар

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Бүген Казанда язучы, язучы, публицист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар һәм Журналистлар берлеге әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, “Филантроп” Хаклыкара премиясе номинанты Аркадий Михайлович Мельниковны соңгы юлга озаттылар. Әдип кичә, 7 февраль көнне 91нче яшендә вафат булды.

Язучы белән хушлашу чарасында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татар ПЕН-үзәгенең башкаручы директоры Әхәт Мушинский, Казан югары танк команда училищесының взвод командиры Алмаз Дәүләтшин, якыннары, дуслары, каләмдәшләре катнашты.

“Бүген бик авыр көн. Шундый гаҗәеп, озын гомер юлы узган язучы белән хушлашабыз. Без аның турында бары яхшы, изге сүзләр генә әйтә алабыз. Бу безнең өчен, әдәбият өчен, Татарстан мәдәнияте өчен бик зур югалту.Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар һәм Журналистлар берлеге әгъзасы Аркадий Мельников безнең горурлык иде. Кеше аның турындагы хатирәләр яшәсә – яши. Без дә сезне онытмабыз”, - дип белдерде Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова. Ул министрлык исеменнән язучының балалары, туганнарының олы кайгысын уртаклашты.

Мәтәм чарасында шулай ук язучының кызы Елена Маненкова һәм улы Михаил Мельников та чыгыш ясады.

Аркадий Мельников бүген Казанның Арча зиратына җирләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International