Алабугада “Дөнья курчаклары”

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында “Дөнья курчаклары” дигән уникаль уенчыклар күргәзмәсе ачылды.

Экспозиция төрле милләтләрнең курчаклар дөньясын күзаллау мөмкинлеген бирә. Анда 100дән артык илдән 278 экспонат җыелган.

Биредә япон фарфор курчакларын һәм борынгы антропоморф фигураларын фигураларын да күрергә була. Тагын бер бүлектә мистерия һәм театр курчаклары тупланган.

Күргәзмә зурлар өчен дә, балалар өчен дә кызыклы булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International