Ф.И.Шаляпин исемендәге Халыкара фестиваль “Пиковая дама” операсы белән ачыла

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

1 февраль көнне М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә “Пиковая дама” операсы премьерасы белән XXXV Ф.И.Шаляпин исемендәге Халыкара фестиваль ачыла. П.И.Чайковскийның әлеге атаклы операсы Казан сәхнәсендә 20 ел элек куелган булган. Соңгы елларда спектакль бары концерт башкаруында гына яңгыраган. Операны сәхнәгә Россиянең халык артисты, режиссер Юрий Александров (Санкт-Петербург),  Россиянең атказанган рәссамы Виктор Герасименко (Мәскәү) куйган, музыкаль җитәкче – Марко Боэми (Италия).

“Пиковая дама” XXXV Ф.И.Шаляпин исемендәге Халыкара фестиваль кысаларында ике тапкыр – 1 һәм 2 февраль көнне күрсәтелә. Графиня партиясен Россиянең халык артисткасы, зур театр солисткасы Татьяна Ерастова һәм Мәскәүнең Е.В.Колобов исемендәге Яңа Опера театры солисткасы Александра Саульская-Шулаятьева башкара. Герман ролендә Мәскәүнең Е.В.Колобов исемендәге Яңа Опера театры солисты Сергей Поляков, К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыка театры солисты Николай Ерохин чыгыш ясый. Оксана Крамарева (Т.Шевченко исемендәге Украина Милли операсы) һәм Марина Нерабеева (Мәскәүнең Е.В.Колобов исемендәге Яңа Опера театры) Лиза ролен башкара. Князь  Елецкий партиясендә - Мария театры солистлары Владимир Мороз һәм Владимир Целебровский.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International