“Хәзинә” галереясендә Григорий Эйдинов күргәзмәсе ачыла

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

2 февраль көнне “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә рәссам Григорий Эйдиновның күргәзмәсе ачыла. Экспозициягә аның йөзләп эше кергән. Күргәзмә аның 70 яшьлек юбилеена багышлана.

Григорий Эйдинов – Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты, республика “Бәллүр каләм” һәм халыкара “Төрксой” премиясе лауреаты. Аның әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее, “Казан” милли-мәдәни үзәге, шулай ук Алабуга, Киров, Касимово, Төркиянең Чанаккал һәм Әнкара музейларында саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International