Аларның исемнәрендә Россия бөеклеге

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Алабугада  И.И.Шишкинның тууына 185 һәм В.М.Бехтеревның тууына 160 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция ачылды. Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм Казан федераль университетының Алабуга федераль университеты оештырды.

Конференциядә Россия һәм Финляндиядән Шишкин һәм Бехтеревның токымнары, Татарстан Мәдәният һәм сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, галимнәр, тикшеренүчеләр, музей һәм уку йортлары җитәкчеләре катнаша.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова сәламләде. “Бүген Алабуга музей-тыюлыгы үзенең якташлары истәлеген саклау өчен күп күп эшләр башкара.  Шәһәрдә рәссамның мемориаль комплексы эшли һәм аңа һәйкәл куелган, өяз медицинасы музее танылган галим психоневролог Владимир Бехтерев исемен йөртә. Бу конференция дә алар турындагы истәлекләрне саклап калуга булышачак”, - дип белдерде Светлана Персова.

Көннең икенче яртысында конференция “Бүгенге Россиянең мәдәни киңлегендә И.И.Шишкинның рухи мирасы” һәм “Ватан тарихында бөек галимнең шәхесе. Владимир Бехтерев” секцияләрендә дәвам итте.

Иртәгә конференция кысаларында өч күргәзмә ачыла. Шулай ук И.И.Шишкин һәм В.М.Бехтерев һәйкәлләренә чәчәкләр салыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International