Чистай дәүләт музей-тыюлыгы Борис Пастернак әсәрләрен иң яхшы башкаручыларны ачыклау йөзеннән еллык конкурс башлану турында игълан итә. Ул күренекле рус язучысы, шагыйрь, тәрҗемәченең тууына 127 ел тулуга багышлана.
Бәйгене Татарстан мәдәният министрлыгы, “Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы” үткәрә. Ул “Рус шигъриятенең көмеш гасыры”на багышлана.
Катнашучыларны ике номинация буенча бәяләячәкләр: “Нәфис сүз” (Көмеш гасыр шагыйрьләре әсәрләрен башкару) һәм “Әдәби-музыкаль композицияләр” (шигырьләр, проза, мемуарлар, биографик әсәрләр, видеофильмнар, музыкаль әсәрләр).
Конкурста катнашу гаризаларны 1 февральгә кадәр Б.Пастернакның Мемориаль музеена 8 (84342) 5-42-65 номеры буенча факска яки pasternak-musei@mail.ru электрон почтасына юлларга кирәк.