Татарстанда Петр Хузангайның тууына 110 ел тулуны билгеләп үттеләр

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда чуаш шагыйре Петр Хузангайның тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар үтте. Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылы - шагыйрьнең кече ватанында Чуашстан сәнгать остлары катнашында Төбәкара шигърият бәйрәме узды.

Күрше республикадан Чуаш Республикасы мәдәният, милләт эшләре һәм архив эшләре министры, озак еллар Татарстан Республикасының Чуаш милли-мәдәни мохтәрияте башлыгы булып торган Константин Яковлев җитәкчелегендәге делегация килгән иде. Кунакларны Татарстан мәдәният министры урынбасары гүзәл Шәрипова, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, Әлки районы башлыгы Александр Никошин каршы алды.

Күрше республикадан килгән делегация составында шагыйрьнең хатыны – СССРның халык артисткасы Вера Кузьмина, аның улы – әдип Атнер Хузангай да бар иде.

Юбилей чаралары кысаларында Чуашстанның мәдәният министры Константин Яковлев һәм Әлки районы башлыгы Александр Никошин мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйды. Алар алга таба мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә элемтәләр киңәер дигән ышаныч белдерде. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә дә шагыйрьнең кечен ватанында Петр Хузангайның иҗади мирасын популярлаштыру өчен күп нәрсә эшләнә, шигырь укучылар бәйгеләре һәм әдәби укулар үткәрелә. Константин Яковлев Чуашстан белән Татарстан халыклары арасында мәдәни багланышларны үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм чаралары район мәдәният йортында Чуашстан опера һәм эстрада артистлары катнашында зур концерт белән тәмамланды.

Аксубай районында да шагыйрьнең тууына 110 ел тулуга багышланган чара узды. Анда да Чуашстан Республикасы мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эшләре министры Константин Яковлев җитәкчелегендәге делегация катнашты. Делегация составында Чуаш милли конгрессы беренче вице-президенты, Чуашстан Респуликасының атказанган хезмәткәре Валерий Клементьев, Профессиональ язучылар берлеге Идарә рәисе урынбасары Марина Карягина, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Чуашстан Республикасының халык рәссамы, педагогик фәннәр кандидаты Константин Долгошов бар иде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International