Бүген Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ведомство исеменнән Минтимер Шәймиевны күркәм юбилее белән тәбрик итте.
“Сезне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, барлык сәнгать әһелләре һәм шәхсән үз исемемнән ихластан күркәм юбилеегыз белән кайнар котлыйм!
Сез – республикабызның беренче Президенты буларак, татар илен, татар халкын, татар телен бар дөньяга таныткан зирәк җитәкче, милләтебезнең аксакалы һәм хәзинәсе.
Республикабызның мәдәни һәм тарихи мирасын яңадан торгызу һәм саклап калу, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, бар милләтләргә тигез караш тәрбияләү, cоциаль тормышның бихисап проблемаларын хәл итү, туган җиребездә тынычлык булуга ирешү – Сезнең киң колачлы хезмәт нәтиҗәсе.
Акыллы уй-фикерләрегез, көчле энергиягез, фидакарь хезмәтегез безнең барыбызга да үрнәк булып тора һәм чиксез сокландыра.
Минтимер Шәрипович, Сезгә Сәкинә ханым белән тигезлектә, бер-берегезнең, балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерергә насыйп булсын.
Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек, игелекле максатларыгызда уңышлар телим!”, - диелгән министрның котлавында.