25-26 гыйнвар көнне Алабугада “Аларның исемнәрендә Россиянең бөеклеге” дигән фәнни гамәли-конференция узачак. Ул И.И.Шишкинның тууына 185 һәм В.М.Бехтеревның тууына 160 ел тулуга багышлана. Чараны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм Казан федераль университетының Алабуга институты оештыра.
Конференциядә 100дән артык кеше катнаша. Алар - Россия һәм Финляндиядән Шишкин һәм Бехтерев токымнары, Татарстан Республикасы Мәдәният һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, галимнәр, тикшеренүчеләр, илнең төрле шәһәрләре музей һәм уку йортлары җитәкчеләре.
Фәнни-гамәли конференция һәм пленар утырыш тантаналы төстә 25 гыйнвар көнне 25 гыйнвар көнне КФУның Алабуга институтының Актлар залында ачыла. Аңа кадәр барлык кунаклар институт мәйданчыгында Татьяна көнен бәйрәм итүдә катнашачак.
Алга таба секция эше ике мәйданчыкта узачак: “Бүгенге Россиянең мәдәни киңлегендә И.И.Шишкинның рухи мирасы” һәм “Ватан тарихында бөек галимнең шәхесе. Владимир Бехтерев”.
Секция утырышларыннан һәм докладлардан соң Шәһәр мәдәният сараенда Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән тантаналы кабул итү була.
26 гыйнвар көнне конференция кысаларында өч күргәзмә ачыла. Шулай ук И.И.Шишкин һәм В.М.Бехтерев һәйкәлләренә чәчәкләр салыначак.