«Өмет меридианы» экологик конкурсына гаризалар кабул ителә

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Яз көне Санкт-Петербургта “Өмет меридианы” конкурс фильмнары җиденче Бөтенроссия фестивале узачак. Ул экологик проблемаларга игътибар юнәлтү һәм  төбәк кинематографистларына ярдәм итү максатыннан оештырыла.  Җиңүчеләрне экологик һәм кинематографик номинацияләрдә билгеләячәкләр.

Фестиваль Россиянең төрле төбәкләрендә яшәп, экология проблемалары буенча фильмнар төшерүче кинематографистларны берләштерә алган. Аны Санкт-Петербург кинематографистлар берлеге һәм Табигатьтән саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте гамәлгә куйган. Алар экология елы дип игълан ителгән 2017 елда фестиваль киң колач белән узар дип өметләнә.

Фествальдә катнашу өчен meridian-hope.ru сайтында урнаштырылган гаризаны алып, meridian-hope@mail.ru адресына юлларга кирәк. Гаризалар 2017 елның 15 мартына кадәр кабул ителә. Балалар киносы көнендә катнашучылар өчен “Балалар гаризасы” тутырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International