Татарстан Мәдәният министрлыгы Дәүләт Третьяков галереясе белән хезмәттәшлек итәчәк

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә сәфәре кысаларында Дәүләт Третьяков галереясендә булды. Рөстәм Миңнехановны галерея директоры Зөлфирә Трегулова, РФ мәдәният министры урынбасары Александр Журавский, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман озатып йөрде.

Татарстан Президенты “Вечный Рим. Сокровища Пинакотеки Ватикана” күргәзмәсе белән танышты. Зөлфирә Трегулова сүзләренчә, әлеге күргәзмә Россия өчен уникаль проект. Элек Ватикан музейлары дөньяның бер генә иленә дә даими экспозициядән бу кадәр зур коллекция бирмәгән.

Рөстәм Миңнеханов белән Зөлфирә Тругулова Третьяков галереясе белән Татарстан Республикасы музейлары арасында ике яклы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында да сөйләште.

“Без республика белән уртак проектлар тормышка ашыру яклы”, - дип белдерде Зөлфирә Трегулова.

Ул билгеләп үткәнчә, 26 апрель көнне Казанда күргәзмә ачыла. Анда Третьяков галереясеннән - 56, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееннан 22 картина тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә кысаларында төрле лекция һәм балалар өчен төрле белем бирү программалары узачак.

“2018 елда үзебездә Зөя иконалары күргәзмәсен күрсәтергә телибез. Бу илнең 15-16 гасырлар тарихы өчен бик кызыклы һәм мөһим үзәге”, - дип өстәде Зөлфирә Трегулова.

Рөстәм Миңнеханов әлеге фикерне хуплады һәм Татарстан Третьяков галереясе белән ике яклы хезмәттәшлек белән кызыксына дип белдерде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Соңыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР Мәдәният министрлыгы белән Дәүләт Третьяков галереясе арасында хезмәттәшшлек турында килешү имзаланды. Документка ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин һәм Третьяков галереясе директоры Зөлфирә Трегулова кул куйды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International