Алабуганың Шәһәр тарихы музеенда яңа экспозиция

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Шәһәр тарихы музеенда яңа экспозиция ачылды.

Соңгы алты елда биредә зур үзгәрешләр булган, коллекция баетылган, шулай ук заллар физик мөмкинлелкәре чикләнгән кешеләр йөри алырлык итеп үзгәртелгән. Музей “Уңайлы мохит” программасына кертелгән. Әмма иң зур үзгәрешләр икенче катта күзәтелгән. Яңа тарихи зоналар һәм хәтта яңа зал да булдырылган. Анда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының 184 объекты кергән камилләштерелгән макеты урнаштырылган. Хезмәткәрләр аларның һәркайсы турында фотосурәтле тарихи белешмәләр әзерләгән. Ә менә “Интерактив остаханәләр” музейга килүчеләргә уңайлы булсын өчен, беренче катка күчерелгән.

Музей РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Россия мәдәнияте” (2012-2018 еллар) федераль максатчан программасы кысаларында һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына яңыртылган. Шулай ук эшләргә музей-тыюлыкның үз акчалары да тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International