Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында “2016 елның декабре һәм 2017 елның гыйнварында Татарстан Республикасында Яңа ел мәдәни һәм массакүләм чаралар үткәрү турында” дигән брифинг узды. Бәйрәм көннәрендә үткән чаралар хакында доклад белән Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова чыгыш ясады.
Аның сүзләренчә, әлеге вакыт аралыгында 450дән артык чара үткәрелгән, аларның 380гә якыны – балалар аудиториясе өчен.
Дәүләт театрларында 357 спектакль күрсәтелгән, аларның 300гә якыны балалар өчен. Аларны 72 000 тамашачы караган.
Музейларда һәм музей-тыюлыкларда интерактив дәресләр, иҗади мастер-класслар һәм төрле күргәзмәләр узган. Каникул көннәрендә 400дән артык Яңа ел тамашасы үткән, аларны 12 000 нән артык бала караган.
Бәйрәм көннәрендә муниципаль берәмлек башкарма комитетларының мәдәният органнары район шәһәрләр, авыл җирлекләре мәдәният учреждениеләре белән берлектә зур эшләр башкарылган. Һәр авыл һәм шәһәр мәдәни-ял учреждениеләрендә музыкаль-уен программалары, музейларда очрашулар, китапханәләрдә сәхнәләштерелгән чаралар, төрле бәйге һәм уеннар уздырылган.