Генеологик проектлар сыйфатында башлангыч сыйныф укучылары үз гаиләләре турында презентация, реферат, альбом, елъязмалар һәм видеофильмнар тәкъдим иткән. Яшь булуларына карамастан, алар тикшеренү эшенә бик җитди караган. Алар үз нәселләренең тарихын өлкән буын хатирәләре, сакланып калган хатлар, фотосурәтләр, документлар буенча торгызган. Кайбер катнашучылар үз гаиләләре турындагы мәгълүматны архивларда, муниципаль учреждениеләрдә, ЗАГСларда тапкан.
Конкурска алынган эшләрне бәйсез жюри бәяләячәк, аның составына ТР Дәүләт архивы директоры Сөләйман Рәхимов, Дәүләт архивының документларны бастыру секторы мөдире Ольга Федотова, Татарстан балалар нәшрияты башкаручы директоры Алсу Мәрданова, Татарстан балалар нәшрияты баш мөхәррире Гөлнара Фазлыәхмәтова кергән.
Эшләрне бәяләгән вакытта жюри шәҗәрәләрне тикшерүнең тирәнлегенә, гамәли материалларның дөреслегенә һәм булуына нигезләнәчәк. Шулай ук тикшеренү эшләренең тышкы күренешенә дә игътибар ителә.
Бәйге нәтиҗәләре 2017 елның 17 гыйнварында www.культурныйдневник.рф. порталында урнаштырылачак. Җиңүчеләр ТР Дәүләт архивына экскурсиягә чакырылачак.
Искәртеп узабыз: “Минем шәҗәрәм” конкурсын ТР Дәүләт архивы белән “Татармультфильм” берләшмәсе белән берлектә “Укучының мәдәни көндәлеге” Республика мәдәни-мәгариф проекты кысаларында үткәрә.