Халыклар дуслыгы йортының күргәзмәләр үзәгендә “Пришла Коляда” җыентыгы тәкъдим ителде. Ул шул ук исемдәге рус фольклор-этнографик ансамбльнең эшчәнлегенә 25 ел тулуга багышлап чыгарылган. Китап Нина Кузьмина катнашында иҗат ителгән. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә коллектив “халык ансамбле” исемен яулаган, күп санлы Бөтенроссия, халыкара фольклор фестивальләре һәм конкурслары лауреаты булган.
Китап авторлары ансамбльнең оешу тарихы турында сөйли. Шулай ук ул иллюстрастрация, фотосурәтләр, “Коляда” репертуарыннан шигырьләр һәм Раштуа колядкалары, музыкаль диск белән баетылган.
Җыентык Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе ярдәме белән нәшер ителгән, дип хәбәр итә Халыклар дуслыгы йортының матбугат хезмәте.