Татарстан Мәдәният министрлыгында кино тармагы үсеше проблемалары һәм перспективалары турында сөйләшү узды

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

ТР Мәдәният министрлыгында “Татарстан Республикасында кино тармагы проблемалары һәм перспективалары” дигән темага коллегия утырышы узды. Чараны Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин алып барды. Утырышта Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, министрлыкның коллегия әгъзалары, дәүләт идарә органнары вәкилләре, дәүләт һәм муниципаль киноучреждениеләр җитәкчеләре, министрлык карамагындагы Иҗтимагый совет, республика Кинематографистлар берлеге әгъзалары, хосусый студия һәм кинотеатр вәкилләре, кино белгечләре, тәнкыйтьчеләр катнашты.

Утырышта Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, “Татаркино” ТР ДБУК директоры Владимир Батраков, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кино сәнгате кафедрасы мөдире Алексей Барыкин, Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, Германиядән килгән кинопродюсер Анна Вильгельми, «Невафильм Research» АҖның әйдәп баручы аналитигы Ксения Леонтьева чыгыш ясады.

Коллегия утырышы бүләкләү белән тәмамланды.

“Татаркино” ТР ДБУК ның әйдәп баручы белгече Гүзәл Шәвәлиева     “XII Казан халыкара мөселман киносы үткәрүгә керткән өлеше өчен” Татарстан Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасына лаек булды.

“Татаркино” ТР ДБУКның юридик бүлеге башлыгы Марат Фәхретдинов “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” Татарстан Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесен алды.

Республика киносценарийлар конкурсында җиңүчеләрне аерым билгеләп үттеләр.

Иң яхшы тулы метражлы уен фильмына сценарий авторы Элеонора Рылова (“Булгария”) 70 мең сумга сертификат һәм җиңүче дипломын алды.

Ә иң яхшы кыска метражлы фильмга (“Хәлимә”) сценарий язган Юлия Захарова диплом һәм 30 мең сумга сертификат белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International