ТР Мәдәният министрлыгында “Стратегия 2030: инновацион үсеш чыганагы буларак мәдәни мирас һәм гуманитар фән” дигән коллегия утырышы узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасында яшәүче милләтләрнең телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина, башка министрлык һәм ведомство вәкилләре, музей җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Утырышта “Югары икътисад мәктәбе” Илкүләм тикшеренү университеты Социаль сәясәт һәм социаль-икътисади программалар институтының Социаль-мәдәни үсеш комплекслы төбәк программалары бүлеге мөдире Павел Шульгин “Төбәкләрне инновацион һәм икътисади үсеш факторы буларак мәдәни мирасны саклап калу стратегиясе ” ; Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры, фәнни эшләр буенча проректор, тарихи фәннәр докторы Рафаэль Вәлиев “Гуманитар фәннән икътисади үсешкә”; Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов “Татарстан һәм татар халкы мәдәни мирасы” порталы: мәгълүмати технологияләр һәм мәдәни мирас”; А.Х.Халиков исемендәге археология институты директоры, тарих фәннәре докторы Айрат Ситдыйков “Татарстанның мәдәни мира объектлары: мәдәни һәм икътисади потенциалны саклап калу технологияләре”; Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының архитектур композицияләр кафедрасы мөдире, гомум архитектур-сәнгать әзерлек факультеты деканы Хәнифә Надыйрова “Татарстан Республикасында инновацион белем бирү үсеше чыганагы буларак архитектур мирас” дигән докладлар белән чыгыш ясады.