Казанда «Татарстан Республикасының чит ил студенты көне» III Республика вузара студентлар иҗаты фестивале гала-концерты үтте.
Фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова мөрәҗәгать итте. “Республикада тугыз меңгә якын чит ил студенты белем ала һәм аларның күбесе Россиядә уку урынын сайлаган вакытта Казан белән Татарстанны атый. Бу очраклы да түгел, чөнки безнең республика тынычлык һәм дуслык территориясе, биредә яхшы һәм сыйфатлы белем алырга, шулай ук студентлык елларын күңелле итеп үткәрергә була. Бу фестиваль чит ил студентлары арасында бик популяр. Республика җитәкчелеге исеменнән барлык катнашучыларга уңышлар һәм җиңү телим”, - диде Римма Ратникова.
Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, Татарстан кунакчыл республика һәм җир шарының төрле нокталарыннан килгән студентларны кабул итәргә әзер.
Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары А.И.Поминов мондый чараларның мөһимлеген атап узды. “Бу фестиваль чит илдән килгән студентларга яшьләр мохитына тизрәк ияләшергә, төрле милләт студентлары иҗаты аша күп илләрнең мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек бирә. Без алга таба да “Чит ил студентлары көне” фестивален үткәрәчәкбез”, - дип билгеләп үтте Андрей Поминов.
Гала-концертта 8 номинациядә (эстрада һәм халык вокалы, инструменталь башкару, нәфис сүз, халык һәм заманча хореография һ.б) җиңүчеләр бүләкләнде.
Фестивальнең гран-прие Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе студенты Лиана Аракелянга(Әрмәнстан) бирелде. Тамашачылар мәхәббәте призын Динара Солтан (Казахстан) алды. Онлайн-тавыш бирүдә Татарстанның 23,5 меңнән артык студенты катнашты.
Фестивальнең Гала-концертын Татарстан Республикасының Яшьләр мәдәният һәм диалоглар үзәге, Татарстан Яшьләр халыклар ассамблеясе белән берлектә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештыра.
Фестиваль “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” Дәүләт программасын үтәү кысаларында үткәрелә.
Быел Татарстанның чит ил студентлары белем ала торган 13 уку йортыннан 50дән артык гариза тапшырылган. Фестивальнең финалына 14 катнашучы һәм иҗат коллективы чыкты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Яшьләр мәдәният һәм диалоглар үзәге матбугат хезмәте.